“Эшлекле дүшәмбе”

2015 елның 12 мае, сишәмбе

Бүген башкарма комитетта атналык планерка булып узды. Аны Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин үткәрде. Ул киңәшмәгә җыелган халыкны Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы  -  Александр Сергеевич Шаронов белән таныштырды. Айрат Ринат улы киңәшмә барышында Җиңү көне бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырган һәм үткәргән өчен җаваплы барлык хезмәтләргә, аеруча Парадта катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. 9 май көнне Әлмәттә үткәрелгән тантаналарда барлыгы 50 меңгә якын кеше катнашкан.

 Киңәшмәдә 2015 елның 1 кварталында Әлмәт муниципаль районы территориясендә хәмер базарындагы вәзгыять турында “Әлмәт шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гыйрфанов сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары   Рияз Комаров исә йортның гомуми ихтыяҗларына исәпләнелә торган суммаларны киметү буенча башкарыла торган эшләргә тукталып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International