Яшьләр белән кулланучылар хокукларын яклау буенча агарту эше

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләренә өйрәтү гражданнарның законлы хокуларын бозуны кисәтүдә нәтиҗәле чара булып тора.

Танып белү характерындагы уеннар, китап күргәзмәләре, лекция, практикумнар, билгеле бер темага әңгәмәләр  - боларның барысы да яшь гражданнарыбызга үзләре өчен кызыклы формада куллану белемнәрен үзләштерү мөмкинлеге бирә. Шуны истә тотып, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре:

- Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбендә  10Б сыйныфы укучылары өчен,

- Баулы шәһәре 3 нче урта мәктәбендә  9А сыйныфы укучылары өчен лекцияләр үткәрде.

 Әйтергә кирәк, яшь буынга куллану белемнәре эстәү укучыларның ата-аналары өчен дә файдалы. Ник дигәндә, өйләренә кайткач, балалар бу теманы уртага салып сөйләшә бит. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International