Баулыда легаль хәмер сату аерым контрольлектә тотыла

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү, легаль хәмер продукциясен сатуга атналык мониторинг үткәрү, шәһәрдә кое капкачларының торышын тикшерүне оештыру – Баулы муниципаль районы хакимияте башлыгы каршында аппаратның атналык киңәшмәсендә әнә шундый төп бурычлар куелды.

- Хәзер Баулы районы атна саен легаль хәмер сатуга контрольлек итү һәм хәмер продукциясенең  легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча үткәрелгән эш турында хисап тотачак, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина.

Баулы районында легаль хәмер продукциясен сату күләме кимегән. Шул сәбәпле авыл җирлекләре башлыкларына үзләренең территорияләрендә җитди эш алып барырга туры киләчәк. Алар җирле белгечләр эшләгән бердәм форма буенча мәгълүматлар тапшырачак.

Районда легаль булмаган хәмер ташу очракларын ачыклау эше дә дәвам иттерелә. Узган атнада гына да шундый ике очрак билгеле булган. Баулы муниципаль районы хакимияте башлыгы  Рамил Гатиятуллин контрафакт хәмергә каршы көрәшне тагы да көчәйтергә өндәде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Фәхриев  яңгырларның чәчү эшләре барышын бераз тоткарлавын билгеләп үтте. Һава торышы яхшыргач, кырларда эшләр дәвам иттерелгән. Хәзерге вакытта күп кенә хуҗалыкларда ике сменалы эш оештырыла. Кырлар даими рәвештә карап йөрелә.

Киңәшмәдә шәһәребез коеларының  (бүген аларның саны 150 гә якын) капкач белән ябылмаган люклары турында мәсьәлә күтәрелде. Шәһәрдә яшәүчеләрдән коеларның ябылмавына күп кенә шикаятьләр алына. Район хакимияте башлыгы мондый коеларны табып, аларны капкач белән капларга кушты, чөнки ябылмаган люклар шәһәр халкына куркыныч белән яный бит. Өстәвенә тиздән  балаларның җәйге каникулы да башлана.

Районда санитария икеайлыгы дәвам иттерелә, зур юл буйларында чүп җыю эше алып барыла. Әле тагын зиратларны, Баулы елгасын чистартасы, чишмәләр һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерәсе бар.

Кадрлар алышынуны да әйтеп үтик: район хакимияте башлыгы киңәшмәгә җыелган халыкны Баулы районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының яңа җитәкчесе Алинә Михайлова, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры  Равил Ахунов белән таныштырды.

Киңәшмәдә башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International