Баксаң, бу адәм шактый ук киң колачлы эш җәелдереп җибәргән икән. Аннан 5 литрлы канистрлардагы 265 литр күләмендә спиртлы сыекча, "Кристалл" аракысы этикеткасы ябыштырылган 2 литр, "В семейном кругу" этикеткасы белән 2,5 литр, "Старая Казань" этикеткасы белән 1,5 литр, "Белая береза" этикеткасы белән 0,5 литр күләмендә спиртлы сыекчаның, 9 литр газсыз эчәр суның алынуы шул хакта сөйли.
Моннан тыш хәсрәт “эшмәкәр”дән федераль махсус маркалар, капкач, шешәләр, "В семейном кругу" аракысы өчен этикеткалар да табып алынды. Хәзерге вакытта спиртлы продукция, җинаять эше кузгату турында карар кабул итү өчен, экспертизага җибәрелде.