Әлмәт районында хәмерне Казандагыга караганда күбрәк кулланалар

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

 Гомумшәһәр планеркасында 2015 елның 1 кварталында Әлмәт районы хәмер базарындагы хәлләр буенча фикер алышу булды. Бу мәсьәләне карап тикшерү сәсбәбе -шактый ук җитди. Эксперлар нигә спиртлы эчемлекләр сату күләме кимүдән курка соң?

2015 елның өч аенда шәһәр һәм районда җан башы исәбеннән 4 әр литр диярлек хәмер продукциясе сатылган. Чагыштыру өчен: күп миллионлы шәһәр- Казанда да – нәкъ шул күләмдә. Чаллыда азрак – 3,5 литр, Түбән Камада – өч литрдан артыграк.

-2014 елда районда хәмер продукциясе сату 2010 елдагы белән чагыштырганда  97,1 мең дал күләменә, ягъни 22%процентка кимеде, шул исәптән авыл җирлегендә  - 20,7 мең дал күләменә, ягъни  33% ка. 2015 елның 1 кварталында шәһәр һәм район халкына  78,1мең дал күләмендә хәмер продукциясе сатылды, бу узган елдагыга карата 98% (80,1 мең дал. ) тәшкил итә. Тулаем Татарстан Республикасы буенча әлеге күрсәткеч узган елдагыга карата 94% тәкшил итә, - дип белдерде Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Марат Гыйрфанов.

Әмма бу чынбарлыкта эчелгән хәмер күләме турында түгел, бәлки алкогольле продукцияне сату күләме турында сөйли торган саннар. Статистиканың кимүе халыкның азрак эчә башлавын аңлатмый. Экспертлар әйтүенчә, хәмер тармагына бик зур хәвеф белән яный торган әйбер – ул да булса контрафакт алкоголь. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, сатудагы барлык хәмер продукциясенең 20 дән 40% ка кадәре контрафакт өлешенә туры килә. Контрафакт товар җитештерү һәм сату белән бәйле җинаять очракларының артуы “күләгәдәге” икътисадка, намуссыз көндәшлеккә юл ача, шулай ук ялган продукцияне кулланучыларның сәламәтлегенә һәм хәтта гомеренә җитди янау тудыра.

 Соңгы вакытларда Таможня берлеге илләреннән, аерым алганда, Казахстаннан контрафакт хәмер кертү-ташу очраклары ешайды. Әлеге продукция очсыз, этикетка һәм шешәләренең матур ясалышы белән аерылып тора. Әмма бер генә очракта  да аларның сыйфатын раслаган товарны озату документларын күрсәтүченең табылганы юк әле. Кәгыйдә буларак, легаль булмаган җитештерү-сату белән шөгыльләнүчеләр үзләренең продукциясен танылган брендлар белән яшерү ягын карый. Ялган аракы җитештерү очраклары бигрәк тә күп. Әмма бу, кулланучы виски яки коньяк сатып алган тәкъдирдә ялган продукциягә юлыкмый, дигән сүз түгел. 2015 елның февраленнән “кырык градуслы”ның ярты литрына ваклап сатудагы минималь бәя  185 сум чамасы тәшкил итә. Экспертлар инандырып әйткәнчә, моннан очсызрак икән  - ялган продукция, дигән сүз.

Агымдагы елда территориаль орган белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә легаль булмаган хәмер ташуның 9 очрагын ачыклады. Шәһәребездә яшәүче һәрбер кеше контрафакт товарга каршы көрәштә үзенең өлешен кертә ала. Легаль булмаган продукция сату турында теге яки бу мәгълүматларны белеп алсагыз, түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керегез:

 кәрәзле телефоннан - 8 (8553) 000-000, шулай ук шәһәр телефоныннан – 000.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International