ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты И.Х.Мезиковадан мөрәҗәгать керде. Анда Түбән Камада яшәүче ханым тәүлек әйләнәсендә сыра сатыла торган «Хазар» кибете (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Түбән Кама ш., Б.Урманчы ур, 29 «б» й.) эшчәнлегенә игътибар итүне сораган.
Контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре бу мөрәҗәгатьне шундук игътибар үзәгенә алды. Татарстан Республикасы эчке базарында халык куллануы товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрү нәтиҗәсендә хосусый эшмәкәр Б.Ш.Шахбазов карамагындагы әлеге кибет сатучысының 07 сәгать 20 минутта 2 шешә «Балтика № 7» сырасын сатып җибәрүе ачыкланды.
Шунысы кызык: сатучы башта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең күзләренә карап сыра сатып җибәргәнлеген инкарь итте. Тик соңыннан үзенең аңлатма язуында, хезмәт хакының күпме сатуына бәйле булуы сәбәпле, шул рәвешле акча эшләргә карар итүен танырга мәҗбүр булды.
Моннан тыш май аенда Түбән Камада хосусый эшмәкәрләр М.Ю.Зинов һәм Ф.С.Мостафинның сәүдә объектларында (2 сәүдә объекты) алкогольле продукцияне (сыра) сату вакытын санга сукмау фактлары билгеләнде.
Әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелә.