2015 елның 18-22 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “Алкогольле продукциянең сыйфатына контрольлек итүнең заманча ысуллары” дигән темага фәнни-гамәли семинар була.
Семинар программасына «МАГАРАЧ» виноград һәм шәраб илкүләм фәнни-тикшеренү институтының (Крым Республикасы) әйдәп баручы белгечләре – техник фәннәр докторы, профессор В.Г.Гержикованың һәм техник фәннәр докторы Н.С.Аникинаның чыгышлары, төрле җитештерүчеләр шәрабләрен һәм коньякларын, шулай ук ялганлап җитештерелгән продукцияне дегустацияләү кертелгән.
Семинарда Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара комиссиясе әгъзалары, сынау һәм җитештерү лабораторияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан Республикасы, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән ликер-аракы производствосы технологлары, алкогольле продукция җибәрүне тәэмин итүче күпләп сату компанияләре катнашачак.