ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Чаллы шәһәре һәм ведомство карамагындагы районнар мәктәпләре укучылары һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр арасында рәсем бәйгесе оештырды. Бәйгедә 60 тан артыграк бала катнашты. Тик бу гади рәсем бәйгесе генә түгел иде. Гаилә тарихын сөйләү аның төп үзенчәлегенә әйләнде. Бәйгегә рус, шулай ук татар телләрендә хезмәтләр тәкъдим ителде. Менә шуларның берсе.
«Мин дә, әти-әнием дә сугыш турында өлкәннәрдән ишетеп, кинолардан күреп кенә беләбез. Озакка сузылган канлы сугышта безнең илебез җиңү яулый. Бу Бөек Җиңүгә минем бабамның да өлеше кергән.
Закирҗан бабам күптән мәрхүм инде. Ул 1907 елның 15 февралендә Актаныш районы Яңа Кормаш авылында дөньяга килә. Закирҗан бабай үзе исән чакта менә нәрсәләр сөйләп калдырган: “1941 елда 26 август көнне 13 кеше авылдан Бөек Ватан сугышына киттек. Башта Суслонгер лагеренда булдык. Анда хәрби өйрәнүләр үттек, землянкалар казыдык, төрле эшләр башкардык. Яңадан Юдино станциясендә хәрби өйрәнүләр үттек. 1943 елның 13 июлендә Орловск өчен барган каты сугышта яраландым. Биш ай госпитальдә яттым. Соңыннан кабат сугышка кердем. Великие Лукидан башлап Балтыйк янында Мишукта наступлениегә туктадык. Бу 1943 елның декабрь ае иде. Немецларның тавышлары безгә ишетелеп торды. 1944 елның 12 гыйнваренда һөҗүмгә күчтек. Немецларның траншеяларына җиткәндә яраланып калдым. Башка һәм аякка снаряд кыйпылчыгы тиеп, аңымны югалттым. Рябинск шәһәрендә 6 ай дәваландым. Яңадан кабат сугышка кердем. 1945 елның 23 апрелендә Берлинга 50 км кала тагын яраландым.” Менә шушы юллар белән төгәлли Закирҗан бабам сүзен.
Ул Дан ордены, “Батырлык өчен” медале һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнә», – дип язган Актаныш районының 2 нче сыйныф укучысы Әдилә Зиязетдинова.
Дөресен әйтергә кирәк, жюри бәйгедә шуның кадәр күп бала катнашыр дип уйламаган да иде. Хезмәтләр һәм аларга кушып бирелгән хикәятләр эчтәлеге, шулай ук бизәлеше ягыннан жюри әгъзаларын таң калдырды. Бәйгедә катнашучылар якыннары турында хәтер-хатирәләрне үзләренең әти-әниләре белән бергә кичергән булып чыкты. Бик мөһим бу – хатирәләр буыннан-буынга күчә, дигән сүз бит.
Рәсемнәр һәм иҗади хезмәтләрнең күбесе чып-чын осталарча эшләнгән иде. Шундый хезмәтләрнең берсе соры гади карандаш белән эшләнгән һәм анда сугыш еллары мөхите шуның кадәр төгәл чагылдырылган! Гади каләм һәм ак штрих белән эшләнгән хезмәт тә сокландырды. Хезмәтләрнең кайберләре сугыш вакыйгаларына карата бөтенләй дә бик тирән, олыларча караш белән шаккатырды.
Жюри әгъзалары һәр муниципаль районда бәйге җиңүчеләрен билгеләячәк. Призерларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомство грамоталары, кыйммәтле призлар белән бүләкләү күздә тотыла.