РФ Хөкүмәте алкогольгә акциздан керемнәр алыну механизмын яңадан карарга ниятли

2015 елның 15 мае, җомга

РФ Хөкүмәте, төбәкләр бюджетлары керемнәрен арттыру өчен, алкогольле продукциягә акциздан керемнәр алыну механизмын яңадан карарга ниятли. Бу хакта 2018 елга кадәрге чорга Хөкүмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә (Министрлар Кабинеты сайтына урнаштырылган) хәбәр ителә. “РФ субъектларының үз керемнәрен үстерү максатыннан чыгып, салымнарны этаплап “үзәктән читләштерү” тормышка ашырыла, шул исәптән алкогольле продукциягә акцизлардан керемнәрнең РФ бюджет системасы бюджетларына алыну механизмын яңадан карауны кертеп”, - диелә документта. Төбәкләргә финанс ярдәмен тәэмин итү кысаларында бюджетара трансфертлар бирү тәртибе дә, шул исәптән РФ дәүләт программалары кысаларында субсидияләрне эреләндерү нигезендә, камилләштереләчәк.
Хөкүмәт төбәкләр һәм җирле бюджетларның тотрыклылыгын арттыру чараларын күздә тотачак, шул исәптән федерация субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең бюджет чыгымнарының нәтиҗәсен яхшырту хисабына. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International