Дәүләт Думасының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты парламентның түбәнге палатасына маркировкасыз алкогольле продукция әйләнеше өчен административ җаваплылыкны көчәйтү турында закон проекты кабул итәргә тәкъдим итте.
Әлеге проектның авторы - “Бердәм Россия” фракциясе депутаты Илдар Гыйльметдинов. Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, алкогольле продукциянең легаль әйләнеше кискен төстә кимегәнлектән, Россия бюджеты системасының керемнәре сизелерлек кимегән. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, соңгы ике ел эчендә республикада легаль хәмер сату 40 % ка кимегән. Шуның нәтиҗәсендә 2014 елда төбәк бюджетына акцизлардан 700 миллион сумга якын акча керми калган.
Документларда билгеләп үтелгәнчә, шул ук вакытта халыкның хәмер куллануы кимеми. Моннан тыш Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукциядән агуланучылар, шул исәптән үлүчеләр саны 40% ка арткан.
«Илнең башка төбәкләрендә дә шундый ук куркыныч хәлләр хөкем сөрә. Моның сәбәбе – очсызлы, сыйфатсыз хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнеше кискен төстә арту”, - диелә документларда.
Хәзерге вакытта маркировкасыз хәмер әйләнеше өчен “ирекле төстә сату тыелган яки чикләнгән товарларны (башка әйберләрне) законсыз сату” КоАП 14.2 статьясы нигезендә гражданнарга, конфискация белән, 4тән 5 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга, конфискация белән, 10 нан 15 мең сумга кадәр; юридик затларга, конфискация белән, 200 дән 300 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылык билгеләнгән. Гыйльметдинов фикеренчә, әлеге җәза чарасы җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
Закон проектында гражданнарга штраф күләмен 7,5-10 тапкырга арттыру - административ хокук бозу предметларын конфискацияләп, 30дан 50 мең сумга җиткерү күздә тотыла. Вазыйфаи затларга, административ хокук бозу предметларын конфискацияләп, 80 нән 100 мең сумга кадәр; юридик затларга, административ хокук бозу предметларын конфискацияләп, 300 дән 500 мең сумга кадәр штраф кертү планлаштырыла.