Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре сатучыларның шикаяте эзеннән Казандагы кибетләрнең берсенә тикшерү белән килде. Белгечләрнең күз алдында бер ир-ат акциз маркасы булмаган шәраб сатып алды. Тикшерү барышында калган башка шешәләрдә дә акциз маркасының булмавы ачыкланды. Кибеттә ялган продукция сату билгеләнгән очракта хуҗасына штраф түләргә туры киләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы урынбасары Виталий Бадин бу җәһәттән болай диде:
- без әлегә шәхси затка карата тикшерү үткәрәбез: аңа 10нан 20 мең сумга кадәр, ә юридик затка, лицензиясеннән мәхрүм итү ихтималы белән, 200 дән 400 мең сумга кадәр штраф түләү куркынычы яный.
Ялганлап җитештерелгән яки саклау вакыты чыккан продукциягә юлыксагыз, Дәүләт алкоголь инспекциясенә +7 (843) 278-92-79 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.