Видео-кабул итү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе карамагына кергән мәсьәләләр каралды

2015 елның 19 мае, сишәмбе

2015 елның 19 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович  Марченко, планлаштырылган эшләре кысаларында, Әлмәт районының Рус Акташы авылында яшәүчеләр белән видео-кабул итү үткәрде.

Әлеге чара, алдан ук төрле чыганаклар аша аның турында хәбәр итеп куелганлыктан, күп кенә гражданнарның игътибарын җәлеп итте.  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе белән “турыдан-туры” аралашуга төрле яшьтәге һәм төрле социаль категорияләргә керүче кешеләр килде. Очрашуда Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы  А.В. Лазарев, район җитәкчесенең социаль һәм икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары,  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы, Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы, шулай ук чарага карата кызыксыну күрсәткән авыл халкы катнашты.

 Видео-кабул итүне авыл җирлеге башлыгы  А.В. Лазарев ачты: ул, сәламен ирештергәннән соң, бистәдә яшәүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү мөмкинлеге тудырган өчен И.А.Марченкога  рәхмәт әйтте һәм кабул итүдә катнашучылар белән таныштырды.

“Без, үз чиратыбызда, гражданнар һәм хуҗалык итүче субъектлар белән эшләүнең төрле формаларыннан, шул исәптән заманча мәгълүмати технологияләр, әйтик, Интернетта  Skaype системасыннан файдаланырга тырышабыз. Шул рәвешле аралашу гражданарыбыз өчен бик уңайлы, - дип билгеләп үтте Игорь Марченко, - мин сезнең сорауларга җавап бирергә әзер”.

Игорь Марченкога иң элек Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы  А.В. Лазарев мөрәҗәгать итте. “Мондый форматтагы чараның тәүге тапкыр гына узуы әле. Бистәдә  тормышка үз карашлары булган, үз хокукларын якларга теләүче кешеләр яши, - диде ул. - Аларны бистә тормышы гына түгел,  бәлки илдәге үзгәрешләр, аның бүгенгесе һәм киләчәге дә кызыксындыра. Шуңа күрә бүгенге чара барыбыз өчен дә бик кызык һәм мөһим”, - диде ул.

И.А.Марченко белән А.В. Лазарев арасында этил спиртыннан торган парфюмерия-косметика әйберләрен ваклап сатуга карата аерым таләпләр һәм тыюлар турында эшлекле сөйләшү булды.

Шуннан соң видео-кабул итүгә килгән башкалар да  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе  белән элемтәгә керде. Алынган барлык сорауларга, Россия Федерациясе законнары нигезендә, җаваплар һәм аңлатмалар бирелде. Кабул итү барышында Игорь  Марченко барлыгы 9 сорауга җавап бирде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны видео-кабул итүләр  алга таба да дәвам иттереләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International