Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән, карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен, тикшерү материалы алынды. Материалдан күренгәнчә, полиция хезмәткәрләре төнлә Чистай шәһәре егете “иярләгән” “ВАЗ 2114” машинасын тикшергәндә билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган Казахстан Республикасында җитештерелгән “Кристалл” аракысына тап булган.
Һәркайсы яртышар литрлы 11 шешә аракы хуҗасы хәмер продукциясен моннан бер ай элегрәк 100әр сумнан таныш булмаган кешеләрдән үзенең кирәк-ярагына сатып алганлыгын аңлаткан. Бәс, шулай икән, полиция хезмәткәрләре “тәгәрмәчле” складка юлыккан булып чыга түгелме!?
Хәзерге вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре легаль булмаган алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү факты буенча административ тикшерү алып бара.