Хокукый белемнәр кешенең шәхсән инануына, эшчәнлеге, теге яки бу хәлләр килеп туганда хокук нормалары нигезендә гамәллләр кылуга әзер булу өчен этәргечкә әйләнгән очракта гына хокукый яктан активлыкны көчәйтә, җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тотуга китерә.
Хокукый белемнәр бирү барышында эшмәкәрләрдә, фәкать хокук нормалары эчтәлеге белән генә таныштырып, тулы кыйммәтле хокукый аң тәрбияләп булмый. Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хокукый белемнәрне, һичшиксез, тормышка бәйләп аңлату ягын алга сөрә.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре эшмәкәрләргә белем алуны ничек тә җайлырак итәргә тырыша, чөнки үз бизнесына ия булучылар өчен шәһәргә укырга бару авырга туры килә. Шуңа күрә хезмәткәрләр авыл җирлекләренә чыгып семинарлар үткәрә. 2015 елның 19 маенда территориаль орган хезмәткәрләре түбәндәге сәүдә объектларында укыту-өйрәтү характерындагы чаралар уздырды:
- Баулы районының Покровский Урустамак авылындагы «Ай» кибетендә;
- Баулы районының Исергәп авылындагы «Ак каен» кибетендә.
Мондый чаралар үткәрү авыл районнарындагы эшмәкәрләрне яңа үсеш баскычына күтәрү, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарын үтәү мөмкинлеге бирәчәк, дип уйлыйбыз.
Күп кенә гражданнар һәм хуҗалык итүче субъектлар хокукый белемнәрне оешкан төстә лекторийлар аша һәм хокукый аңны үстерүнең башка формалары аша алу мөмкинлегенә ия түгел, шуңа күрә хокукый мәгълүматның гадәти каналларыннан нәтиҗәле файдалану аеруча зур әһәмияткә ия.
Пресса, башка массакүләм мәгълүмат чаралары гамәлдәге законнарны аңлату гына түгел, тормыштан, эшмәкәрлек эшчәнлегеннән мисаллар китереп, дәүләт тарафыннан билгеләнгән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуларның нинди аянычлы нәтиҗәләргә һәм җаваплылыкка китерүен дә аңлатырга мөмкин. Дөньяга чыгарыла торган мәгълүмат әлеге мәгълүматны алучылар яши торган җирдә законлылыкны үтәүнең чынбарлыктагы торышын чагылдырганда гына югары нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Әлмәт территориаль органы хокукый аң-белемнәрне; территориаль органның эш нәтиҗәләрен, шул исәптән алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү, шулай ук яраклылык срогы чыккан азык-төлекне сату фактлары буенча эшчәнлеге нәтиҗәләрен массакүләм пропагандалауны оештырды. Агымдагы май аенда барлыгы 34 материал дөнья күрде.