Кече эшмәкәрлекне үстерергә кирәк. Хакимиятнең барлык баскычларында да таныйлар моны. Тик кече бизнес үзе дә хокукый кыр кысаларында гына эш итәргә тиеш.
100 мл сыешлы савыт этикеткасына: “95% лы этил спирты. Эчәргә яраклы булмаган, дарулар әзерләүдә кулланыла торган эремә. Аптека челтәре аша сатыла” дип язылган икән, этил спиртын ваклап сату буенча сәүдә оешмаларында сатуны оештырырга ярамый.
Сатучыларга да, сатып алучыларга да файда китермәячәк бу. Сатып алучыларның кайберләре иртәнге сәгать сигезләрдә үк кибет төбенә басып, үтеп-сүтеп йөрүчеләрдән тиеннәр теләнә башлый. Теге савыт 25 сум гына торса да, җыясы бар бит әле аны...
Әмма кайбер эшмәкәрләр үз кибетләрен аптека дип уйлый, күрәсең. Соң, 100 мл сыешлыклы савыттагы этил спиртын сатуны бар дип тә белмиләр бит!..
20 майда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Мостафинның «1-Доступный» кибетендә (Түбән Кама ш., Бызов ур., 9«б» й.) һәм хосусый эшмәкәр Г.Р.Әминова кибетендә (Түбән Кама ш., Мурадьян ур, 32 й.) этил спиртын сату фактларын билгеләде.
Барлыгы 47 савыт спирт сатудан алынды. Ачыкланган фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелә.