Кичә, 20 май көнне, Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә партия эчендә башлангыч тавыш бирүнең соңгысы булып узды. Праймеризда район буенча барлыгы 540 сайлаучы һәм 236 депутатлыкка кандидат катнашты. Праймериз процедурасы шуннан гыйбарәт: кандидатлар, үзләре турында сөйләп, үз программалары белән таныштыра, сайлаучыларга ни өчен депутат булырга теләүләре турында сөйли һәм, сайлауда җиңгән очракта, киләчәккә планнары белән уртаклаша.
Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка 151 кандидаттан торган исемлек районда очрашулар йомгагына әйләнде. Бу кандидатлар 13 сентябрьдә муниципаль сайлауда катнашачак.
Праймеризның соңгысында 150 сайлаучы һәм 23 депутатлыкка кандидат, шулай ук бистәдә яшәүче 150 кеше (чакырылган кешеләр), ТР Дәүләт Советы депутаты Ф.В. Вәлиев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко катнашты.