Хәмер продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Халыкның алкогольле продукция куллануын киметү, шулай ук алкогольле продукцияне “идән астында” җитештерүгә һәм аның законсыз әйләнешенә киртә кую Россия Федерациясе сәясәтенең төп өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.

Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы легаль булмаган хәмер базарына каршы хәлиткеч көрәшне дәвам итә.

2015 елның 20 маенда Әлмәт шәһәренең ЮХИДИ хезмәткәрләре  районның Рус Акташы авылы тирәсендә   М-7 трассасында Чаллы шәһәрендә яшәүче берәү “иярләгән” Daewoo Nexia” автомобилен туктатты. Тикшерү барышында автомобиль багажнигына 5 литрлы 10 пластик шешәдә спиртлы продукция төялгәнлеге ачыкланды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильгә төялгән продукциягә товарны озату документлары һәм шешәләрендә акциз маркалары булмавын билгеләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү алып бара.

Легаль булмаган продукция сату турында ниндидер мәгълүматларга ия булсагыз, түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керүегезне сорыйбыз:

- 8 (8553) 22-21-44  - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының “Кайнар линия”се

- 8 (8553) 000-000  -  кәрәзле телефон аша, шулай ук шәһәр телефоны аша  – 000 - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International