Спиртлы дарулар әйләнеше контрольдә тотылырга тиеш

2015 елның 22 мае, җомга

 Лениногорск  районында, күтәрелгән проблеманың әһәмиятен һәм ни дәрәҗәдә актуаль булуын аңлап, спиртлы дарулар әйләнешенә контрольлек булдыру өчен, “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы эремәләргә һәм косметика әйберләренә мониторинг үткәрелде.

Хәмер урынына “ике төрле максаттагы”  спиртлы средстволар куллану проблемасын хәл итү буенча комиссия составына прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм муниципаль контрольлек бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре кергән.

 Мониторинг үткәрү барышында «Гиппократ» ҖЧҖ җитештергән, товарны озату документлары булмаган,  этил спирты микъдары 95% булган, 100 мл сыешлыклы шешәгә тутырылып, дарулар әзерләүдә кулланыла торган «Фармацевтический антисептический раствор»  сату фактлары ачыкланды:

 - “Татарстанның медицина техникасы һәм фармация” дәүләт унитар предприятиесенең («Таттехмедфарм» ГУП) №96 аптекасы, Тукай ур., 4;

 - «Фарм Плюс» ҖЧҖ, Ленинград ур., 61 й.

Шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәргә кирәк: аптекаларның матди яктан җаваплы хезмәткәрләре сатудагы «Фармацевтический антисептический раствор» ны керемгә дә язып куймаган.

Прокуратура хезмәткәрләре административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International