2015 елның 22 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре, әкиятләрдән өзекләр китереп, кулланучылар хокукларын яклау турында законны өйрәтү буенча лекция үткәрде. Лекция Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбе 5 «М» сыйныф укучылары өчен уздырылды.
Мәктәп укучыларын куллану белемнәренә өйрәтүнең максаты бәйсез, мәгълүматлы кулланучыны әзерләүдән, балаларны кулланучының кем икәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатудан гыйбарәт.
Үз хокукларыңны белү – яшьләрнең бүгенге тормышка уңышлы гына җайлашуларының мөһим шартларыннан берсе. Балалар икътисадый мөнәсәбәтләр тәҗрибәсенә яшьтән үк өйрәнсә, алга таба үзләрен ышанычлырак хис итәчәк.
Кулланучы хокукы белемнәренә ия булу яшьләргә куллану хезмәтләре күрсәтү базарында килеп туган теге яки бу катлаулы хәлләрдән җиңел генә чыгу юлларын табуга ярдәм итәчәк.