2015 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов Арча шәһәре һәм Арча районында эшчәнлек алып баручы предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җитештерүчеләр белән куллану базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделфәрт улы Нуриев, Арча территориаль органы начальнигы Булат Илдар улы Кадыйров, Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Арча муниципаль районы прокуроры Ринат Мөбарәкҗан улы Ситдиков, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары Айнур Зиннур улы Вәлиев, сәүдә оешмалары, җитештерүчеләр, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Пивоварня «Москва-Эфес» ЯАҖ, «Булгар-пиво» ААҖ, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне Б.И.Кадыйров ачып җибәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов “Арча районы куллану базарының торышы һәм аны үстерү перспективалары турында” чыгыш ясады. Чыгышта җитештерүчеләр белән сәүдә арасындагы үзара мөнәсәбәтләр проблемалары, социаль әһәмиятле продукция ассортментына үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре, гражданнардан алына торган мөрәҗәгатьләр, контрольлек-ревизия эшчәнлеге нәтиҗәләре, алкогольле продукция, сыра һәм сыра эчемлекләрен сату турында сүз барды. Моннан тыш Р.Ә.Арсланов җирле җитештерүчеләрнең көндәшлеккә сәләтле продукциясен сатуның мөһимлеген билгеләп үтте, Татарстан Республикасы сәүдә челтәрендә тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын чагыштырып бәяләү буенча үткәрелә торган чаралар, уздырылган кулланучылар дегустацияләре турында сөйләп үтте.
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Г.Нуриев Татарстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукцияне сатуны арттыру һәм легаль булмаган әйләнешне юкка чыгару мәсьәләсенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Киңәшмә актив төстә, әңгәмә рәвешендә узды, хуҗалык итүче субъектлар алкогольле продукцияне сату өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.
Күчмә чараның икенче өлешендә Р.Ә.Арсланов Арча районында яшәүчеләрне шәхсән кабул итте. Сәүдә предприятиеләре вәкилләрен һәм гражданнарны авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен дәүләт пошлинасының кимүе, мәктәпкәчә учреждение тирәсендәге территориядә алкогольле продукция сату, азык-төлек товарларының сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы кебек мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык сорауларга да гамәлдәге законнар нигезендә тулы җаваплар бирелде.