ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге иң элек кулланучылар хокукларын бозуны кисәтү, ягъни профилактика чараларын тормышка ашыру юлы белән тәэмин ителә.
Үткәрелә торган чаралар кысаларында халык белән аңлату эше алып бару кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый аң-белемнәрне үстерү һәм кулланучыларның үз хокукларын үзләре үк яклау системасын тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Халыкның кулланучы буларак аң-белеме кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә алып баруына бәйле.
Хокук бозуларны булдырмый калуга, һичшиксез, куллану базары субъектлары арасында кулланучылар хокукларын санга сукмау очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү ярдәм итә. Ягъни эшмәкәрлек вәкилләрен укыту-өйрәтү буенча мәгълүмати чаралар – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Рф законнарын куллану мәсьәләләре буенча семинарлар, киңәшмә, “түгәрәк өстәл”ләр, лекцияләр уздыру һәм әлеге өлкәдә проблемалар буенча фикер алышу, мәгълүмати материаллар өләшү дигән сүз бу.
Түбәндәге кибетләрдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм актларны үтәүгә ни дәрәҗәдә әзер булу, шулай ук ихтыярый рәвештә кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү турында фикер алышулар үткәрелде:
- Ютазы районында хосусый эшмәкәр А.В. Фәрхетдиновның «Промтовары» кибетендә;
- Лениногорск районының «Рикер» аяк киемнәре кибетендә;
- Лениногорск районының «Викинг» кафесында.
Әлмәт территориаль органы эшмәкәрләрне, тормышка нигезләнеп, укыту-өйрәтүне игътибар үзәгендә тотып килә, чөнки укыту-өйрәтүнең нәкъ менә шундый ысулы тиз генә вакыт эчендә уңай нәтиҗәләргә китерә.