Районда алкогольле продукцияне законсыз сату очракларын ачыклау, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту буенча киң колачлы эш алып барыла.
Узган атнада хокук саклау органнары шундый өч очракны теркәде. Благодатное авылында яшәүче бер ханымнан 15 литрга якын спиртлы сыекча алынды. Яңа Юл бистәсендәге кибетләрнең берсендә спиртны законсыз сату очрагы билгеләнде. 16 майда үз машинасыннан сыра сату белән шөгыльләнүче бер таксист җаваплылыкка тартылды.
Хәмерне законсыз сату, шулай ук балигъ булмаганнарга хәмер сату очракларына юлыкканда, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүегезне сорыйбыз: 7-24-71, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә: 027-11-60,7-11-92 телефоннары аша.