Әлмәттә - күчмә күргәзмә

2015 елның 26 мае, сишәмбе

2015 елның 25 маенда Әлмәткә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантларга стратегик идарә” дәүләт программасының төп күргәзмә мәйданчыгы  - Road-show экспо «Мой город. Мой талант» китерелде. Күчмә күргәзмә бу.

Мобиль экспозиция, яшьләр, аларның әти-әниләре креатив тренер һәм экспертлар  белән бергә республикада талантларны үстерүнең барлык мөмкинлекләре турында белсен өчен, 8 шәһәрдә тәкъдим ителәчәк. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре күргәзмә территориясе буйлап  квест-экскурсиядә катнашты, укучылар һәм студентларга эшмәкәрлек эшчәнлеген төрле яклап аңлату буенча консультацияләр бирде, республиканың куллану базарында җирле җитештерүчеләрнең көндәшлеккә сәләтле товарлары өлешен арттыру мәсьәләсе буенча әңгәмә үткәрде; кулланучыларга 250дән артыграк белешмә өләште.

Экспонентлар – республиканың иң зур предприятиеләре – эш бирүчеләр, уку йортлары, мәдәният һәм сәнгать, фән һәм техника, социаль иҗат, спорт һәм эшмәкәрлек өлкәсендәге оешмалар һәм проектлар. Road-show экспо  күргәзмәсендә Әлмәт шәһәренең мәктәп укучылары һәм студентлар да катнашты. Алар фән, техника, сәнгать, мәдәният, эшмәкәрлек һәм социаль иҗат өлкәләрендә үзләренең нәрсәләргә сәләтле булуларын күрсәтте.

        Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Хәйруллин болай дип билгеләп үтте: “Талантсыз булып тумаган кеше юк. Безгә бу талантны күреп, аны үстерергә генә кирәк. Әлеге күргәзмә шәһәр һәм район яшьләре өчен билгеләнгән. Бүген безгә иң мөһиме – күргәзмәгә килүче һәркемнең әлеге проект турында белеп, үзенә ниндидер файда эзләп табуы”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International