Россиянең эшмәкәрлек көне уңаеннан котлауларыбызны кабул итегез! Без сезне ихтирам итәбез һәм сезгә рәхмәтлебез!
Россиянең эшмәкәрлек көне “Россиянең эшмәкәрлек көне турында” 18 октябрь, 2007 ел, № 1381 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә гамәлгә кертелде. Ул ел саен 26 майда билгеләп үтелә.
Илебез тарихында эшмәкәрлек тәүге тапкыр 1986 елда “Хосусый хезмәт эшчәнлеге турында” СССР Законы кабул ителгәннән соң рәсми төстә законлы статуска ия булды. 1991 елда гражданнарның эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә хокуклары инде “Предприятиеләр һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге турында” РФ Законы нигезендә билгеләнде.
Эшмәкәрлек - төп максаты товарлар җитештерүдән һәм (яки) аларны сатудан, төрле хезмәтләр күрсәтүдән табыш алу булган икътисадый эшчәнлек төре ул. Эшмәкәр булу бик зур хезмәт һәм җаваплылык таләп итә.
Сез товарлар, эшләр яки хезмәтләр күрсәтү – сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, кунакханә хезмәтләре күрсәтү һ.б буенча куллану базарында эшчәнлек алып барасызмы яки мондый эшчәнлек планлаштырасызмы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең сезнең ярдәм белән тормышка ашыруы күздә тотылган максаты бар: куллану базарыбызны үстерү һәм чәчәк аттыру максаты ул.
Бүгенге кулланучы дәүләт тарафыннан якланыла торган хокукларга ия булуын яхшы белә. Кайберәүләре бу хокукларны энәсеннән-җебенә кадәр белә, ә инде кайбер адәмнәр, закондагы кимчелекләрдән файдаланып, үз хокукларынннан явызларча файдаланудан да тартылып тормый. Тик ни генә булмасын, эшмәкәрлек эшчәнлеге кулланучысыз гына була алмый. Эшмәкәр һәм Кулланучы - бер-берсенә бик тә кирәк булган, базарның ике ягы ул.
Авыр хезмәтегездә сезнең һөнәри һәм шәхсән сыйфатларыгыз бик кирәк. Тик сез кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын һәм әлеге закон актларын, үз хокукларыгызны, бурычларыгызны һәм законны санга сукмауның аянычлы нәтиҗәләрен тулы күләмендә беләсезме икән?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе кулланучылар хокукларын яклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча оешмаларга һәм хосусый эшмәкәрләргә киңәш-табышлар бирә, куллану базарының барлык өлкәләрендә хуҗалык итүче субъектлар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
Сезне укыту-өйрәтү характерындагы семинарларга чакыра. Әлеге чараларда сез кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарга тәфсилле өйрәнү, сораулар бирү, төрле хәлләр буенча фикер алышу, профильле методик материалны кулга төшерү мөмкинлегенә ия булачаксыз.
Семинарларда катнашуга заявкалар (элемтәгә керү өчен телефон номерын һәм эшчәнлек төрен күрсәтеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., 2 бүлмә.
Тел.570-68-93, 277-94-96. E-mail: omansurova@tatzpp.ru ( семинар по ЗПП, дип язарга)
Очрашуларга кадәр!