19 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә ХХХ гражданиннан Нурлат кибетләренең берсеннән «Джек Дэниелс» виски эчемлеген сатып алуы турында гариза керде. Баксаң, аның шешәсенә чит илдән кертелүче продукциягә ябыштырыла торган акциз маркасы урынына федераль махсус марка ябыштырылган. Моннан тыш маркада ялганлап ясалу билгеләре бар икән.
Икенче көнне үк Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре гаризада күрсәтелгән адрес буенча юлга кузгалды. Әйтергә кирәк, ерак сәфәр үзен аклады да: кибет киштәләрендә сатуга куелган 96 атамадагы алкогольле продукциянең 17 сендә ялганлап җитештерү билгеләренең (махсус маркалары юк яки ялган марка билгеләре күренеп тора) барлыгы ачыкланды. Сатуда виски, коньяк һәм аракы киң ассортиментта тәкъдим ителгән. Хәмер продукциясен лицензиясе һәм документлары булмаган хосусый эшмәкәр сата. Ә иң гаҗәбе шунда: кибет сатып алучылары берән-сәрән генә булган, тикшерүчеләр дә килергә иренгән ерактагы бер авыл читендә түгел, бәлки район үзәгендә халык мыжгып торган урамнарның берсендә урнашкан.
Шулай итеп, барлыгы 190 мең сумлык 800дән артыграк шешә хәмерне законсыз әйләнештән алырга туры килде. Гаепле затка карата административ тикшерү алып барыла.