Контрафактка каршы көрәштә хәбәрдарлык һәм җәмгыятьнең барлык катлауларының уртак тырышлыгы кирәк

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

2015 елның 26 маенда Лениногорск шәһәрендә Лениногорск муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Г.Хөсәенов рәислегендә Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырыш барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен, балигъ булмаганнарга тәмәке, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату очракларын кисәтү, контрафакт һәм фальсификат товарларны әйләнештән алу эшен оештыру турында мәгълүматлар җиткерелде. Моннан тыш муниципаль район территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм аңа каршы берлектә көрәшү эшен оештыру буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәләре буенча фикер алышу булды.

Дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатыннан чыгып, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә, хокук саклау һәм контрольлек органнары белән бер йодрыкка тупланып эшләү юлларын эзләп табу өчен, җәмәгатьчелек вәкилләре  - территориаль иҗтимагый үзидарә һәм йортлар комитетлары вәкилләре белән берлектә профилактика чараларын үткәрүне контрольлеккә алу йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International