2015 елның 26 маенда Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә Россиянең эшмәкәрлек көне билгеләп үтелде. Бу көнне хосусый эшмәкәрләргә дә, юридик зат рәвешендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләргә дә җылы котлау сүзләре ирештерелде.
Дәүләт икътисады өчен кече һәм урта эшмәкәрлекнең файдасы әйтеп бетергесез зур. Кулланучылар да, үзләре өчен иң кулай һәм иң отышлы шартларны сайлап алу мөмкинлеге тудырылу нәтиҗәсендә, товарлар сату һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге тәкъдимнәрнең күп төрле булуыннан канәгать.
Эшмәкәрлек көне гадәттә эшлекле очрашулар, күргәзмә, тәкъдим итүләр рәвешендә билгеләп үтелә. Бу көнне эшмәкәрләребез төрле тренинглар, студентлар өчен өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрде, бизнес алып бару буенча киңәш-табышларын бирде, планнары һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә бәйрәм чарасында катнашып, үзләренә ирештерелгән сорауларга җаваплар бирде, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәш-табышларын җиткерде, эшмәкәрләр белән үткәрелә торган чараларда уңай тенденцияләрне билгеләп үтте.
Ә инде иң уңган-булган эшмәкәрләргә күп еллар буе намус белән эшләүләре өчен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм программасы концерт белән тәмамланды.