«Росалкогольрегулирование» составында этил спирты микъдары 0,5% һәм аннан күбрәк булган товарларның әйләнешенә дәүләт контрольлеге турында закон тәэсиренә “бирешми” торган продукция исемлеген булдырды. Тиешле карар проекты хокукый мәгълүматларны ачу сайтына урнаштырылган.
Әлеге исемлеккә, аерым алганда, савыт-саба юу өчен билгеләнгән сыекчалар, кер юу өчен сыекчалар, бөҗәкләрдән котылу өчен средстволар, дымлы салфеткалар һәм аяк киемен чистарту өчен кремнар кертелгән.
Әлеге чара 1 июньнән 171-Федераль законга төзәтмәләрнең (шулар нигезендә составында спирт микъдары 0,5% һәм аннан күбрәк булган товарлар закон тәэсиренә эләгә) гамәлгә керүе белән бәйле. Мондый товарларны җитештерүчеләр лицензия алырга, төяп җибәрелгән товарны ЕГАИС та теркәтергә тиеш һ.б. дигән сүз бу. Хәзерге вакытта исә составында хәмер микъдары 1,5% һәм аннан кимрәк булган товарларга закон тәэсире кагылмый.