25 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәрендә яшәүче берәүдән хосусый эшмәкәр Наил Хәсәнҗановның кибетендә тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатып ятулары турында мөрәҗәгать керде.
Территориаль орган хезмәткәрләре бу мәгълүматны тикшерү максатыннан чыгып әлеге кибеткә юл тотты. Закон бозу факты, чыннан да, расланды: хосусый эшмәкәр Наил Мәгъсүм улы Хәсәнҗановның кибетендә (Кукмара районы, Түенбаш авылы, Ленин урамы, 85а йорт) эшчәнлекнең әлеге төре буенча лицензиягә ия булмаган килеш һәм товарны озату документлары юнәтмәгән килеш сатуга дүрт атамада алкогольле продукциянең чыгарылуы билгеләнде. Моннан тыш шушы ук эшмәкәрнең хәмер продукциясен сату вакытын чикләүләрне санга сукмавы да ачыкланды.
Шушы ук көнне әлеге авылдагы икенче бер хосусый эшмәкәр - Р.У.Хәйруллина кибетендә иртәнге сәгать 10 га кадәр сыра сатылуы мәгълүм булды.
Гаепле затларга карата административ тикшерүләр алып барыла.