Май аенда Спас районы полиция хезмәткәрләре биш литрлы пластмасса савытларда спиртлы сыекча ташуның ике очрагын ачыклады.
Нәтиҗәдә 180 литр күләмендә спиртлы продукция хуҗаларыннан алынды. Карап торышка биш литрлы савытларга нәкъ менә хәмер продукциясе тутырылганлыгын белеп тә булмый. Капкачларын ачканнан соң борынга хәмер исе килеп бәрелгәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңлыйсың.
Мисалга, Болгар шәһәрендә яшәүче берәү үзенең туган көненә дип Казаннан чыгу юлында таныш булмаган ир-аттан биш литрын 400 сумнан 160 литр аракы сатып алган. Соң, моның кадәр аракы белән туган көн генә түгел, туй уздырырга була ләбаса!.. Ә инде аракы савытларына «Раифский источник» суының этикеткалары ябыштырылуы – тагы да гаҗәбрәк. Савытлар капкачларында да - шундый ук язу.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре административ тикшерүләр үткәрә.