Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

2015 елның 28 маенда  этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко, муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Н.Р. Залаков, Әлмәт территориаль органы начальнигы  М.И.Михеева, РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге начальнигы А.В.Мищихин, «Алкоторг» ҖЧҖ директоры урынбасары Р.Ф.Хабибуллин, Чаллы шәһәре сәүдә базасы директоры урынбасары И.Р.Минһаҗетдинов, район үзәк хастаханәсе наркологы В.Г. Баганов, хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Утырышта хәмер продукциясен куллану базары торышы, хәмер әйләнешенә контрольлек эше нәтиҗәләре буенча фикер алышу булды. “Безнең төп бурыч – алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше очракларын ачыклау”, - дип басым ясап әйтте Игорь Марченко.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы М.И.Михеева Лениногорск районының хәмер базарындагы хәлләр, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының контрафакт һәм сыйфатсыз хәмер продукциясенә каршы көрәштә ни рәвешле берлектә эшләүләре турында сөйләп үтте.  М.Михеева бигрәк тә өй шартларында көмешкә ясап сату фактларын игътибар үзәгенә алды.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, даими рәвештә мәгълүмати семинарлар, хуҗалык итүче субъектлар белән очрашулар уздырып килә. Моннан тыш эшчәнлекнең әлеге өлкәсендә закон нигезләмәләрен куллану мәсьәләләре буенча аңлату эше уздырыла, консультацияләр бирелә.

Утырышта катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы; РФ Эчке эшләр министрлыгы Лениногорск буенча бүлеге эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында да җиткерелде.

Фикер алышу йомгаклары буенча бер йодрыкка тупланып эшләүгә, уртак чараларның нәтиҗәсен тагын да яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм поручениеләр исемлеге булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International