ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнарга алкогольле продукция һәм сыра сату, шулай ук әлеге эчемлекләрне тиешсез вакытта сату очракларын ачыклау чаралары үткәрә.
Бу атнада алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмыйча хәмер эчемлекләре сатуның 2 очрагы билгеләнде:
- Әлмәт шәһәрендә хосусый эшмәкәр Р.Ш.Юмагуловның «Продукты» кибетендә;
- Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә хосусый эшмәкәр И.М.Переслегинның кибетендә.
Закон бозган өчен гаепле затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 14.16 статьясында күздә тотылган административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде.
2015 елның 26 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә Зәй шәһәрендә яшәүче бер ханымның LADA машинасында федераль акциз маркалары булмаган хәмер продукциясен, тәгаенләп әйткәндә, Казахстан Республикасында җитештерелгән 15 шешә аракы алып килүен билгеләде.
Гамәлдәге законны бозу факты буенча административ тикшерү алып барыла.
Ялган хәмерне чыныннан ничек аерырга?
1. Бәясе
Ярты литры 185 сумнан кимрәк булса, аракының суррогат булу ихтималы бик зур. Мондый шешәдәге аракының акциз җыемнары ставкасы бу. Димәк, легаль хәмер 185 сумнан ким була алмый.
2.Этикеткасы
Завод шешәләренең этикеткалары тигез һәм пөхтә итеп ябыштырыла. Ялган аракыда ул кыйшайган һәм җиңел ертыла торган булырга мөмкин.
3.Акциз маркасы
Чын марка махсус кәгазьдә басыла һәм аның төсле җепселләре була. Штрих-коды да бик төгәл сугыла.