Халыкка саф һавада хокукый ярдәм күрсәтү

2015 елның 29 мае, җомга

2015 елның 28 маенда Лениногорск шәһәренең Ленин мәйданында Үзәк китапханә белгечләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашында “Саф һавада хокукый китапханә” дигән чара үткәрде.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре үзенә мөрәҗәгать иткән гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон нигезләмәләре, үз-үзеңне яклау ысуллары турында сөйләде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде.

Чарада кулланучылар хокукларын яклау буенча методик кулланмалар турында мәсьәлә күтәрелде. Әлмәт территориаль органы хезмәткәре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кулланучылар өчен белешмәлекләрнең эшләнелүе һәм бу китапчыкларның бөтен республика территориясендә халыкка бушлай таратылуы турында сөйләп үтте. Мөрәҗәгать иткән барча кешегә кулланучылар өчен тәгаенләнгән әнә шундый белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International