Депутат-эсер Олег Михеев Дәүләт Думасына сәүдә залларында хәмерне дегустацияләүне һәм әлеге товарларны сатуга этәргеч бирү буенча башка промо-акцияләрне тыю турында закон проекты кертте, моннан тыш “Гадел Россия”дә спиртлы эчемлекләр эчү күренешләре урын алган кинофильмнарда хәмернең зыяны турында социаль рекламаның булырга тиешлеге турында мәсьәлә күтәрелде.
Агентык карамагындагы закон проектында тәмен татып карау өчен спиртлы эчемлекләрне бушлай өләшүне, приз сыйфатында хәмер бүләк итү һәм “кем күбрәк эчә” дигәнрәк конкурслар үткәрүне тыю күздә тотылган. Инициатива авторы әйтүенчә, җитештерүчеләр “таныштыру акцияләре” һәм “бүләкләр” сыйфатында спиртлы эчемлекләрне бушлай тарата, хәмергә карата ташламалар һәм купоннар куллана, кулланучыны спирты эчемлек сатып алуга “тартып керткән” конкурслар һәм лотереяләр, шул исәптән бер шешә аракы яки шәраб рәвешендәге призлар белән конкурслар үткәрә алмаячак. Хәмерне фәкать махсус күргәзмәләрдә генә дегустацияләү мөмкинлеге тудырылачак.
Моннан тыш документта, кинода спиртлы эчемлекләр эчү күренешләре, тәмәкене сатуга кызыксындыруны тыю кебек, хәмернең зыяны турында социаль реклама белән бергә үрелеп барырга тиеш, диелгән. “Закон проекты түбәнге палатаның профильле комитетлары рекомендацияләре нигезендә эшләп җиткерелгән инде – анда, аерым алганда, “хәмер продукциясен сатуга этәргеч бирү” һәм “алкогольле продукциягә иганә” дигән төшенчәләр төгәл итеп аңлатылган”, - диелә аңлатма язуында.
Бер үк вакытта КоАП ка бу нормаларны бозган өчен җаваплылык кертелә. “Алкогольле, шулай ук тәмәке продукциясенә иганә һәм аларны сатуга этәргеч биргән өчен физик затларга 2-3 мең сум, вазыйфаи затларга - 15-50 мең сум, юридик затларга 80-150 мең сум күләмендә штраф салыначак. Фильмнарда һәм тапшыруларда баш геройның “камерага” карап эчү күренеше социаль реклама белән бергә үрелеп бармаган өчен вазыйфаи затларга 10-20 меңнән һәм юридик затларга 100-200 меңнән артыграк штрафлар күздә тотылган”, - дип билгеләп үтелә закон проектына аңлатма язуында.
Закон проектының РФдә яшәүчеләр арасында хәмерне чиктән тыш күп куллану колачын кысу һәм эчкечелекне кисәтү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру концепциясе нигезендә кертелүе әйтелә. Депутат Михеев, Россиядә “эчү культурасы”ның аксавын, балигъ булмаганнарның хәмер куллануга җәлеп ителүен искәртә.
«Килеп туган мондый шартларда алкогольле продукциягә һәм аны куллануга кызыксыну тудырырдай мәгълүмат ташкынын киметергә, конкурсларда яки уеннарда катнашкан өчен аны бүләкләр, призлар рәвешендә алу мөмкинлеген юкка чыгарырга, реклама акцияләрендә хәмер продукциясен куллануны тыярга кирәк”, - диелә аңлатма язуында.