Автомобиль төзүчеләр шәһәренең сәүдә оешмалары балалар ризыгын билгеләнгән чик күләмнән артыграк бәядән сата.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре прокуратура таләбе буенча балалар ризыкларына бәя кую мәсьәләләрен җайга салган законны үтәү буенча тикшерүләр үткәрә. Тикшерүләр барышында балалар ризыкларына өстәмә сәүдә хакының чик күләмнәрен (Дәүләт комитетының 29.07.2011елгы карары нигезендә билгеләнгән) арттыруга бәйле бозулар ачыкланды.
Әйтик, бер кибеттә сыер ите һәм теленнән ясалган «Тема» пюресының 60,99 сумга (рөхсәт ителгән максималь бәясе - 51,50 сум) сатылуы ачыкланды. «Фрутоняня» компотының 46,59 сумга сатылуы билгеле булды, шул ук вакытта әлеге ризыкның чик бәясе 29,05 сум тәшкил итәргә тиеш.
Ачыкланган бозулар турында мәгълүматлар Чаллы шәһәре прокуратурасына җибәрелде. «Наша марка һәм «М-105» кибете генераль директоры исеменә бәя кую турында закон бозуларны юкка чыгару зарурилыгы хакында күрсәтмә чыгарылды.