Түбән Каманың сәүдә объектларында 100 мл сыйдырышлы савытларда медицина спиртын сату очраклары ешайды. Агымдагы елның май аенда гына да спирт сату ачыкланды:
- хосусый эшмәкәр Ф.С.Мостафинның «1-ый Доступный» кибетендә (Бызов ур., 9 «б» й.);
- хосусый эшмәкәр М.З.Абзаловның «1-ый Доступный» кибетендә (Корабельная ур., 36 «а» й.);
- хосусый эшмәкәр Е.Н.Гришинның «Фактория» кибетендә (Вахитов пр., 8/14 й.);
- хосусый эшмәкәр В.Н.Абцешконың «Родник» сәүдә йортындагы «Сантехник» кибетендә (Мурадьян ур., 32 й.);
- хосусый эшмәкәр Л.А.Трофимованың «Домовой» сәүдә үзәгендәге «Хуҗалык товарлары» бүлегендә (Корабельная ур., 10 й.).
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрә.
Безнең белешмә: “Дарулар әйләнеше турында” 12.04.2010 ел, № 61-ФЗ Федераль законның 55 ст. 1 өлеше нигезендә, табиб (фельдшер) әйткәнне үтәү өчен кирәкле күләмдә дарулар белән ваклап сату итү фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булган аптека оешмалары, ветеринария аптека оешмалары, хосусый эшмәкәрләр тарафыннан хәл ителә. Фәкать Россия Федерациясендә теркәлгән яки фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булган аптека оешмалары, хосусый эшмәкәрләр тарафыннан җитештерелгән дарулар белән генә ваклап сату итү рөхсәт ителгән.