“Гастрольгә чыккан” күргәзмәләр турында нәрсәләрне белеп торырга?

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Шәһәребезнең мәдәният учреждениеләрендә чит шәһәрләрдән килгән товар сатучылар, шул исәптән мех әйберләре белән сәүдә итүчеләр тарафыннан оештырыла торган сату күргәзмәләре еш үткәрелә.
тел.: (8553) 22-21-33 
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а, 
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07 
Баулы ш., Горюнов ур., 14 
e-mail:

e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16 
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3 
e-mail:

e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17 
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru

Кулланучыларны барыннан да элек җитештерүченең товарын сату турында рекламасы кызыксындыра. Тик теләсә нинди белдерү һәм рекламаларга ышанырга ярамый! Товарның артык очсыз булуы да шиккә салырга тиеш.

           Шуны игътибарыгызга җиткерәбез: кагыйдә буларак, 1-2 көн дәвам иткән ярминкә-сатуларда товар сатып алган очракта  “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законында үзегезгә бирелгән хокукларны, алар санга сугылмаган очракта, торгызу буенча зур мәшәкатьләргә дучар ителергә мөмкинсез.

         Күргәзмә-ярминкәләрдә теге яки бу әйбер сатып алганда, товарга кушып бирелә торган техник документлардагы, этикеткалардагы мәгълүматларны игътибар белән укып чыгыгыз. Товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) турында мәгълүматларда мәҗбүри төстә түбәндәгеләр урын алган булырга тиеш:

техник регламент атамасы яки техник җайга салу турында Россия Федерациясе законында билгеләнеп, товарның тиешле таләпләргә туры килүенең мәҗбүри раслануын дәлилләүче билге;

сумнардагы бәясе һәм товарны (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатып алу шартлары, шул исәптән кредит бирелгәндә  кулланучы тарафыннан түләнергә тиешле кредитның тулы суммасы һәм әлеге сумманы түләү графигы;

билгеләнгән очракта – гарантия срогы;

товарларны нәтиҗәле һәм хәвеф-хәтәрсез куллану кагыйдәләре һәм шартлары;

товарларның энергетика ягыннан нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат - Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәсен арттыру  турында Закон нигезендә мондый таләп куелган товарларга карата;

бу Закон нигезендә билгеләнгән товарларның хезмәт итү срогы яки яраклылык срогы, шулай ук әлеге сроклар чыкканнан соң кулланучы кылырга тиешле гамәлләр һәм, товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) әлеге сроклар чыкканнан соң кулланучының тормышына, сәламәтлеге һәм милкенә куркыныч белән янаган яисә билгеләнешләре буенча файдалану өчен яраксызга әйләнгән очракта, мондый гамәлләр кылмауның аянычлы нәтиҗәләре; 

җитештерүченең (эш башкаручы, сатучы), вәкаләтле оешманың яки вәкаләтле хосусый эшмәкәрнең, импортерның адресы (урнашу урыны), фирма атамасы (атамасы);

товарларның тиешле таләпләргә туры килүенең мәҗбүри раслануы турында мәгълүмат.

мәгълүматлар җитештерүче тарафыннан рус телендә, бәясеннән тыш, типография ысулы белән басылган булырга тиеш.

Сатучыдан товарны сатып алу фактын, бәясен раслаган документ алырга онытмагыз!

Күргәзмә-сатуларда товар сатып алганда түбәндәгеләрне онытмагыз: формасы, күләме, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе ягыннан үзегезгә ярамаган очракта  сез товарны билгеләнгән 14 көн эчендә башкасына алыштыра яки кире кайтара алмаячаксыз.

Кимчелекләре ачыкланганда да товарны кире кайтару авыр булачак. Бу очракта мәдәният учреждениесе администрациясенә мөрәҗәгать итеп, почта аша язмача дәгъва җибәрү яки судка бирү өчен, сатучы, аның юридик адресы турында мәгълүматларны соратып алырга киңәш бирәбез.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-табыш алырга кирәк булганда, кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаганда, сез түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

 Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 423450, 

Әлмәт ш.,  Гафиатуллин ур., 26 

Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре 423200,

Баулы районы һәм Баулы ш. 423930, 

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,

Лениногорск районы и Лениногорск ш. 423250, 

Тел.: (85595) 5-19-72

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Игорьевна Виноградова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International