ТР Дәүләт Советы комитеты хәмер эчемлекләренә карата тыюны хуплады

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Закон Татарстанда сатыла торган  Jaguar, Red devil, Strike эчемлекләренә кагыла.

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты республикабызда тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне тыюны күздә тоткан закон проектын хуплады. Составында этил спирты микъдары  1,2 дән 9 процентка кадәр һәм кофеин микъдары  0,151 мг/куб. см артыграк булган эчемлекләр бу.

Закон проекты 10 июньдә узачак Дәүләт Советы сессиясендә беренче укылышта карап тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International