Чәршәмбе көнне Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты хөкүмәтнең сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерүгә дәүләт контрольлеген билгеләүче закон проектына төзәтмәләрен хуплады. Думага 17 июньдә закон проектын икенче укылышта карап тикшерү тәкъдим ителәчәк, диелә комитет карарында. Икенче укылышка кайбер төзәтмәләр, шул исәптән Кырымда күпләп, шулай ук ваклап сату-җитештерү өлкәсендә ЕГАИС кертүне ярты елга кичектерү буенча төзәтмәләр кертелгән, Федераль закон тәэсиреннән чыгарылачак көнкүреш химиясе һәм парфюмерия продукциясе исемлеген раслау буенча хөкүмәтнең вәкаләтләре аныкланган. Комитет Сыра кайнатучылар берлеге вәкиле Мамонтовның үтенече буенча сыра кайнатучыларга һәм сыра эчемлекләре җитештерүчеләргә алкогольне җитештерүнең электрон учет системасына (ЕГАИС) тоташу өчен бирелгән срокны бер айга - икедән өч айга кадәр озайтты. “Росалкогольрегулирование” (РАР) вәкиле Владислав Спирин моның белән килеште. Мамонтов әйтүенчә, кайбер предприятиеләр февраль аеннан бирле РАРда пилот проектында катнашып килә инде. Аларга җитештерелә торган продукция күләменең учетын алып бару өчен җиһаз 700 мең сумга төшкән, зур предприятиеләргә моның өчен миллион сумнан артыграк акча исраф итәргә туры киләчәк. Кечкенә заводлар бу эшне сузар, мөгаен, шуңа күрә аның үз көченә керү срогын яңа елдан билгеләве әйбәтрәк булыр иде, дигән фикерен белдерде сыра кайнатучылар вәкиле. Спирин сүзләренә караганда, кечкенә заводларга легаль булмаган сыра базарының яртысы диярлек туры килә, шуңа күрә алар зур проблема тудыра да. “Росстат” мәгълүматлары буенча күпме җитештерсәләр, шуның кадәр сатучы зур предприятиеләрдән аермалы буларак, кечкенә предприятиеләрнең җитештерү белән ваклап сату күләме арасындагы аерма бик зур. Бигрәк тә сыра эчемлекләрен җитештерүчеләргә кагыла бу - 32% ка кадәр, диде түрә.
Икътисадый сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Виктор Звагельский сыра кайнатучыларга “йоклап яткан маэмайны уятмаска” һәм дә законны кабул итүгә каршы төшмәскә киңәш бирде: алар болай да каты хәмер җитештерүчеләргә караганда күбрәк өстенлекләргә ия, ә инде бик кечкенә предприятиеләр (елына 3 млн л күләменә кадәр продукция җитештерә торган) системадан чыгарылган. Сыра кайнатучылар законга каршы килми, фәкать техник кыенлыкларны исәпкә алуны гына сорый, дип басым ясап әйтте Мамонтов. “Без үзебез дә базарда сыра эчемлекләре рәвешендәге хәмернең булмаска тиешлеге турында фикерне хуплыйбыз”, - дип ышандырды сыра кайнатучы.