Әлмәт районында муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерү буенча республика инициативасын тормышка ашыру

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов билгеләп үткәнчә, якын киләчәктәге 2-3 елда Татарстанның барлык шәһәрләре һәм районнарында эшмәкәрлек өлкәсен активлаштыру мәсьәләсе республика һәм муниципаль хакимиятләрнең өстенлекле юнәлешенә әйләнергә тиеш (“Татарстан Республикасы Хөкүмәте” мәгълүмат ресурсы мәгълүматлары буенча).

2015 елның 3 июнендә «Татнефть-Актив» сәнәгать мәйданчыгы җитәкчелеге һәм резидентларының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015 елның 18 июнендә  аккредитацияләнгән) белән очрашуы булып узды.

Сәнәгать мәйданчыклары Татарстан Республикасы территорияләрен, икътисадның эшкәртү тармакларын үстерү, продукциянең яңа төрләрен җитештерү, алдынгы технологияләр һәм производстволарны гамәлгә кертү максатыннан оештырыла.

Резидентлар өчен сәнәгать мәйданчыгын булдыруның өстенлекләре:

- җиештерү һәм склад мәйданнарының чагыштырмача очсызлыгы;

- әзер инфраструктура;

- сәнәгать мәйданчыгын үстерүнең гомуми концепциясе, ягъни партнерлар, сатып алучылар, товар җибәрүчеләрнең бер түбә астында җыелган булуы;

- сәнәгать мәйданчыклары резидентларына ярдәм итү буенча федераль һәм төбәк дәүләт программаларының булуы;

- салым ташламалары;

- аутсорсингтан файдаланудан, шул исәптән бухгалтерия исәп-хисабы, юридик хезмәтләр күрсәтү һ.б, акчаны янга калдыру.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, үз чиратында, сәнәгать мәйданчыгы территориясендә хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук сатып алучылар өчен консультация өстәлләре, “Ачык ишекләр көннәре” оештырырга әзер.

Республика Президенты Татарстанда индустриаль мәйданчыкларны үстерү турында сөйләгәндә, аерым алганда, болай дип искәртте: “Муниципаль берәмлекләр территорияләрендә гаять зур мөмкинлекләребез бар. Модага иярү түгел, бәлки бизнеска актив кешеләрне ничек тә күбрәк җәлеп итү мөмкинлеге бу. Шуның нәтиҗәсендә бүген, кызганычка, үз бюджетларын баету өчен өстәмә мөмкинлекләре булмаган  реципиент районнарыбызда эшмәкәрләр төп роль уйнаган тулы бер тармаклар һәм кластерлар барлыкка килә” (“Татарстан Республикасы Хөкүмәте” мәгълүмат ресурсы мәгълүматлары буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International