Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Эчке эшләр органнарыннан Чистай шәһәрендә яшәүче ханымнарның өй шартларында җитештерелгән спиртлы сыекчаны законсыз сату фактлары буенча 2 эш материалы карап тикшерүгә алынды. Бу кырын эшне ачыклау тикшерү максатында сатып алу ярдәмендә мөмкин булган. Эш материалларыннан күренгәнчә, көмешкәнең ярты литры 100 сумнан сатылган. Аңлатмаларына караганда, ханымнарның берсе, операция ясатырга акча кирәк булганлыктан, сату максатында көмешкәне әледән-әле куа икән. Тик нинди операциягә – анысы билгесез. Икенче ханым, аңлатмасында күрсәтеп үткәнчә, көмешкәне үзенең кирәк-ярагына дип куа. Тик менә үзеннән “артып калган” сыекчасын сатканда полиция хезмәткәрләре “кармагына” инде берничә тапкыр эләгеп, штрафлар да түләгәнлеген ничек аңларга?! Өй шартларында җитештерелеп, составында этил спирты булган сыекчаны сатуның гражданнарга 5000 сум штраф түләүгә китерүен белеп тора ләбаса!