Игътибар: “ЯҢАЛЫК”

2015 елның 5 июне, җомга

 Түбән Кама шәһәре һәм районында яшәүчеләр халык телендә “фанфуриклар” дип йөртелә торган спиртлы препаратлар куллану очраклары артуга борчыла.

Әйтик, аларны күп кенә хуҗалык товарлары кибетләрендә, “Канцелярия товарлары”, “Сантехника” бүлекләрендә, “Фактория”, “1-ый Доступный” кебек кибетләрдә сатып алырга була. Кызганычка, препаратларны сатуда бернинди чикләүләр дә юк. Ягъни мәсәлән аларны теләсә кайсы үсмер сатып алырга мөмкин. Инструкцияләрендә  әлеге сыекчаларның көнкүреш ихтыяҗлары өчен кулланылуы турында язылган, әлбәттә. Тик, аракыны алыштыра торган очсызлы “эчемлек” булганлыктан, асылда аларга мәңге айнымас сәрхушләр мөкиббән китә. Шушы көннәрдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре тарафыннан үткәрелгән мониторинг барышында мәгълүм булганча, 95% лы этил спирты (дарулар әзерләү һәм авырту-сызлауларны баса торган тәнгә сөртү өчен эремә) урынына «Косметический лосьон «ЭТИЛОВЫЙ 95» дигән этикеткалысы  сатуга чыккан. Товарны озату документлары булса, рәхәтләнеп сатарга мөмкин.

 Кайбер кибетләрдә “фанфуриклар”, лосьоннарны тәүлек әйләнәсендә саталар. Ишегалларында шулардан калган савытлар аунап ята. Аларны хәтта балалар мәйданчыкларында күрергә була. Шул сәбәпле Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләр полициягә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына бик еш мөрәҗәгать итә башлады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре, шәһәр халкы мөрәҗәгатьләрен искә алып, полиция хезмәткәрләре белән көн саен “фанфуриклар” сатуны ачыклау буенча рейдлар үткәрә. Мисалга, 2015 елның беренче җәйге аендагы 4 көнендә генә дә 9 материал булдырылды, барлыгы  464340 сумлык 1547,8 литр күләмендә спиртлы сыекча әйләнештән алынды. Сатучылар “фанфуриклар” ны законсыз сатулары турында белгечләрнең шелтәсенә каршы, аларны, янәсе, сирень төнәтү өчен, әбиләргә сатабыз, дип кенә җибәрә. Әмма мондый продукциянең намусын җуйган эшмәкәрләрнең баю чыганагына әйләнүен (югыйсә билгеләнеше буенча гына бик аз күләмдә кулланылыр иде) барысы да белә. Мондый “спирт”ны бигрәк тә су белән кушмыйча гына эчү организмга тискәре йогынты ясый: баш миенә шундук начар тәэсир итеп, кулланучыны “тилертә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International