Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәрнең «Юлдаш», «Базар» ҖЧҖ сәүдә мәйданчыклары һәм Үзәк базарның ничек эшләвен карап йөрде. Шул рәвешле ул эшмәкәр-арендаторларның эш шартлары, халыкка тәкъдим ителгән продукция ассортменты белән танышты, базарларның санитария, янгынга каршы таләпләргә һ.б туры килү-килмәвен барлады. Моннан тыш җитәкче үзләре җитештергән продукция белән сәүдә итүче пенсионерларга сәүдә урыннарының булу-булмавын игътибар үзәгенә алды.
Сатучылар эш урыннарыннан канәгать. Шулай да башкарма комитет җитәкчесе һәм контрольлек итүче органнар вәкилләрендә «Юлдаш» базары түбәсен япканда иминлек кагыйдәләре саклануга, ит ризыкларны ташу-йөртү рәвешенә шик туды.
Базарда продукция ассортименты бик бай. Тик иң элек районыбызда җитештерелгән азык-төлек игътибар үзәгенә алынды. Сүз уңаеннан, безнең продуктларны эре җитештерүчеләрдән генә түгел, бәлки үз хуҗалыкларында җитештереп, үзләреннән артканны шәһәр базарларында зур канәгатьлек хисе белән сатучы пенсионерлардан да алып булуын искәртеп үтәргә кирәк. Алар үсентеләр, авыл йомыркасы, яшел тәмләткечләр, бал, сөт, каймак белән һ.б. рәхәтләнеп сәүдә итә. Шәһәрнең барлык базарларында алар өчен махсус урыннар каралган. Базарлар администрациясе өлкәннәрдән аренда өчен түләү дә алмый. “Әлмәттә пенсия яшендәге кешеләргә үз хуҗалыгында җитештерелгән продуктлар белән бушлай сәүдә итү мөмкинлеге бирелде. Пенсиягә куш та, үзенә күрә бер фитнес та, аралашу да бу” - дип билгеләп үтте Айрат Ринат улы, пенсионерлар белән аралашканнан соң.
Айрат Ринат улы базарларны карап йөргәндә авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү өчен җирле фермерлар һәм пенсионерларга тиешенчә җайланган махсус территория булдыру мөмкинлеген карарга кушты. “Фермерлыкны үстерергә һәм аларга үз продукциясен сату мөмкинлеген тудырырга кирәк”, - дип басым ясап әйтте башкарма комитет җитәкчесе.