Дәүләт Думасы депутаты: ПЭТ-савытта хәмерне ваклап сатуны чикләү турында закон 2016 елның 1 гыйнварыннан “эшли” башлаячак

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Дәүләт Думасы вице-спикеры  Андрей Исаев ПЭТ-савытта хәмерне ваклап сатуны чикләү турында законның 2016 елның 1 гыйнварыннан “эшли” башлаячагы турында белдерде. Моннан тыш парламентчылар ПЭТ-савытлардагы хәмернең катылыгын  5-5,5ка кадәр чикләү ягында, һәм алар Премьер-министр Дмитрий Медведевны әнә шулай җайга салу зарурилыгына инандырырга өметләнә, диде ул.

Депутат билгеләп үткәнчә, тиешле төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта инде көзге сессиядә үк кабул итәргә кирәк.

Сыра өчен пластик савытка кагылышлы чикләү турында закон проекты  Дәүләт Думасында 2003 елдан бирле карала. Дәүләт Думасы 2014 елның июнендә закон проектын беренче укылышта хуплады. Документта күздә тотылганча, инде 2015 елның 1 гыйнварыннан ук сыешлыгы  1,5 литрдан зуррак булган ПЭТ-савытта сыра җитештерү тыелырга, ә 1 июльдән савытның күләме 1 литрга калдырылырга тиеш иде. Депутатлар фикеренчә, 2006 елдан сыраны  сыешлыгы 0,5 литрдан зур булмаган шешәләрдә  генә легаль җитештереп булыр иде.

Тик бер ел дәвамында закон проекты буенча эш аз гына да алга китмәде, дип хәбәр итте Исаев.  Хөкүмәттә документка карата төзәтмәләрнең эчтәлеге турында бердәм фикер юк, һәм алар Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт буенча профильле комитетына әлегәчә тапшырылмаган, дип аңлатып үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International