Арча шәһәрендә Сабан туе гөрләде

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Ел саен республикабызда чәчү эшләре тәмамлану уңаеннан Сабан туе бәйрәме үткәрелеп килә. Бөтен җирдә уздырыла торган, халкыбызның яраткан бәйрәме ул.

Арча шәһәрендә бу бәйрәм 7 июнь көнне узды. Сабан туе алдыннан шәһәр хакимиятенең, төрле оешмаларның зур гына оештыру эше башкаруын да әйтеп үтәргә кирәк. Оештыру комитетлары булдырылып, массакүләм-мәдәни һәм спорт чаралары исемлеге инде әллә кайчан ук төзеп куелды. Азык-төлек һәм сәнәгать товарларын сату буенча сәүдә нокталарының эше оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре бу көнне дежур торып, кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәш-табышларын бирде, кызыксынучыларны кулланучылар буларак хокуклары белән таныштырды. Мөрәҗәгать иткән һәммә кешегә кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар тупланган буклетлар өләшенде. Алар кызыклы очрашу оештырган һәм тормыш өчен кирәкле мәгълүматлар белән таныштырган өчен хезмәткәрләребезгә рәхмәт сүзләре ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International