Шәһәр мәйданында бәйрәмне ачу һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Хәйруллин шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларыбызны сәламләп, фидакарь хезмәтләре өчен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде. Башкарма комитет җитәкчесе җитештерү алдынгыларына аеруча зур рәхмәтен белдерде. Моннан тыш А.Хәйруллин «Татнефть» ААҖ, сәнәгать предприятиеләре коллективларына, гомумән, районның барлык оешмалары һәм учреждениеләренә, район-шәһәр халкына бәйрәм чараларын әзерләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтеп, рух-дәртне күтәрә торган матур тамашаларның бик күп кешенең тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып торуын билгеләп үтте.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Территориаль орган хезмәткәрләре гаиләләре, бер-берсе белән аралашты, рәхәтләнеп ял итте, шул ук вакытта эш мәсьәләләрен дә игътибардан читтә калдырмады. Үзәк мәйдан һәм балалар мәйданчыгында балалар һәм спорт программалары гөрләде. Хезмәткәрләребез балалары бәйгеләрдә катнашып шау-гөр килде, истәлекле бүләкләр алды.
Бәйрәмдә әлмәтлеләр һәм шәһәребез кунаклары 305 кило авырлыктагы Россиянең иң зур бавырсагы белән сыйлану мөмкинлегенә дә иреште әле! Чын мәгънәсендә шундый зур сыйны Россия рекордлар китабына кертү өчен Әлмәткә китапның баш мөхәррире С. Коненко махсус килде. Ул Әлмәт халкын бәйрәм белән эчкерсез котлаганнан соң рекордны тантаналы төстә теркәп, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Хәйруллинга сертификат тапшырды.