Кулланучы хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл кылуның уңайлы юлы

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Кулланучыларга ничек итеп сыйфатсыз товарларга юлыкмаска, үз хокукларын якларга, ә инде эшмәкәрләргә низаглы хәлләрнең килеп чыгуын булдырмаска? Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре базарлар һәм сәүдә комплексларында дежур торганда әнә шушы һәм башка сорауларга җавап бирергә әзер.

«Народный» (Казан ш., Журналистлар ур., 100 й.) һәм «Вьетнамский» (Казан ш., Журналистлар ур., 99 й.) сәүдә комплексларында һәр айның  беренче һәм икенче пәнҗешәмбесендә 9.30 дан 11.00 сәгатькәчә дежурлык оештырыла.

Дежур торганда белгечләребез сатып алучылар, сәүдә комплексында эшләүче хосусый эшмәкәрләр, сатучылар, гомумән, мөрәҗәгать иткән теләсә кем өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрәчәк, килеп туган проблеманы хәл кылу юлларын ачыклаячак.

Мөрәҗәгать иткән барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча белешмәлекләр тәкъдим ителәчәк.

Сәүдә комплексларында белгечләребезнең дежур торуларын оештыру – сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган бәхәсне шундук тиз генә хәл итүнең бик уңайлы юлы ул.

Сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез! Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез:

Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., тел.: 277-94-96 (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International