Чынбарлыкны аек баштан тою хисе

2015 елның 9 июне, сишәмбе

Кечкенә генә савытларга тутырып сатыла торган “фанфуриклар” - спиртлы продукциягә каршы көрәш бөтен җирдә алып барылырга тиеш. “Фанфуриклар”га аерым бер “шәхесләр” арсында ихтыяҗ зур. Әлеге спиртлы сыекча, аптекалардан башлап, теләсә кайда сатыла. Бигрәк тә шунысы аянычлы: АГУ икәнен белә торып та, кайберәүләр организмнарын  шуның белән агулауларын дәвам итә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы полиция хезмәткәрләре белән берлектә мобиль төркем составында әнә шушы спиртлы сыекча сатыла торган сәүдә нокталарына даими рәвештә рейдлар үткәреп килә.

Әлмәт шәһәрендә оештырылган «Юлдаш» ярминкәсендә бер эшмәкәрнең товарны озату документларыннан башка гына парфюмерия-косметика әйберләрен сатуы ачыкланды. Ә “фанфуриклар” гадәттә  парфюмерия-косметика продукциясе яки дару препараты буларак “бара”. Тик бәгъзе кешеләр аны дәваланудан бик ерак торган максатларда куллана ...

Гражданнарыбыздан битараф булмауларын, “фанфуриклар” сатыла торган урыннар турында түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүләрен сорыйбыз:

- 8 (8553) 22-21-44 - ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “кайнар линиясе”;

 

- 8 (8553) 000-000  -  кесә телефоныннан шалтырату өчен, шулай ук – 000 - шәһәр телефоныннан шалтырату өчен – Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетына.

Бу юнәлештәге эш күп яклы булырга: спиртлы сыекчаны сатуга каршы көрәштән һәм аңлату характерындагы әңгәмәләрдән генә түгел, бәлки тормышта авыр хәлләрдә калган кешеләргә социаль җайлашуга ярдәм итүдән дә гыйбарәт булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International