2015 елның 9 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәбендә оештырылган мәктәп яны лагеренда 3 һәм 4 нче отрядлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 2 тематик дәрес үткәрде.
Дәресләрдә матур-матур әкият персонажлары балаларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон белән таныштыру мөмкинлеге бирде. Дәрес барышында укучылар үзләренең хокукларына төшенүнең, алардан файдалана белүнең кулланучы буларак хокуклары кысылган очракта килеп чыгу ихтималы булган низаглы хәлләрдән тиз генә чыгу мөмкинлеге бирүен үзләштерде.
Куллану базары өлкәсендә РФ законнарын өйрәнү үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен һәр гражданин өчен кирәк шул. Чарадан соң балаларга куллланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бастырыла торган кулланучылар өчен белешмәлекләр мәктәп укучылары, гражданнар, семинарларда катнашучылар арасында таратыла һәм китапханәләргә тапшырыла. Кулланучылар мондый белешмәлекләрдән бик теләп файдалана, чөнки аларда дәгъвалар һәм дәгъва гаризалары үрнәкләре, кулланучылар тарафыннан еш бирелә торган сорауларга җаваплар, кайбер законнар актлары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законның аерым статьяларын аңлатулар урнаштырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага Олимпиада да үткәреп килә әле. Узган елларда олимпиадаларда катнашучылар бу чарадан бик канәгать калды, җиңүчеләр исә әйбәт кенә бүләкләргә лаек булды.
2015 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныф укучылары өчен “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага Олимпиадада катнашучыларны теркәүнең башланачагын исегезгә төшерәбез! Олимпиадада җиңүчеләр призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Егет-кызларны Олимпиадада катнашырга чакырабыз! Бу хакта тулырак мәгълүмат белән безнең сайтның (www.tatzpp.ru ) «Олимпиада» бүлегендә танышырга була.