Бүген Дәүләт Советы утырышында “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасы кайбер законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында”республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. Әлеге закон проектында тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне сату тыелган. Россия Федерациясендә үсмерләр хәмерне уртача 12-13 яшьтә куллана башлый. 11 дән 24 кә кадәрге яшь төркемендә 70% тан артыграк үсмер хәмер куллана. Шул ук вакытта кызлар егетләр белән бертигез дәрәҗәдә эчә. Закон проектын эшләүчеләр фикеренчә, тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрдә, кофеин, тәм һәм хуш ис өсти торган төрле матдәләрнең кулланылуы сәбәпле, этил спиртының тәме югала. Шуның нәтиҗәсендә үсмерләрдә, тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлек хәмерсез газлы эчемлекләрдән берничек тә аерылмый, дигән ялгыш фикер туа. Тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлек әкренләп кенә сусауны басу өчен кулланыла торган гадәти эчемлекләрне алыштыра башлый. Шулай итеп, берникадәр вакыттан соң хәмергә бәйлелек барлыкка килә. Хәмер белән кофеин кушылмасы “агуланудан күтәрелеш синдромы” китереп чыгара. Тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлек кулланганда хәмернең агулау эффекты составында кофеин булмаган аз хәмерле эчемлекләр куллангандагыга караганда азрак беленә. Кайбер илләрдә, мәсәлән, Норвегиядә, Дания һәм Франциядә энергетик коктейльләр кеше психикасына тәэсир итүе ягыннан даруларга тигезләштерелгән. Шуңа күрә алар фәкать аптекаларда гына сатыла, чөнки энергетикларны куллануны катгый төстә күтәрә алмый торган чирләрнең бик зур исемлеге бар.
Россиянең күп кенә төбәкләрендә (Калмыкиядә, Коми, Тыва, Чечня республикасы, Алтай, Забайкалье, Краснодар, Ставрополь крайлары, Әстерхан, Белгород, Владимир, Түбән Новгород, Омск, Пенза, Рязань, Сахалин, Төмән, Ярославль өлкәләре, Ханты-Манси, Чукотка автономияле округлары, шулай ук Санкт-Петербург Севастополь шәһәрләрендә) тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне ваклап сатуны чикләүче законнар инде күптән кабул ителгән инде.